Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайнар линия эшли

Газетабызның узган санында 1 январьдан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артмады, түләү кәгазьләрегезне карап барыгыз дип кисәткән идек. Тарифларны ныклы контрольдә тоту өчен районда башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев җитәкчелегендә штаб төзелде. Тарифлар буенча сорауларыгыз булса, штабтагы кайнар линия телефонына шалтырата аласыз: 22332. Ә түләү кәгазьләрендә аңлашылмаучанлыклар түбәндәге очракларда килеп чыгарга мөмкин....

Газетабызның узган санында 1 январьдан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артмады, түләү кәгазьләрегезне карап барыгыз дип кисәткән идек. Тарифларны ныклы контрольдә тоту өчен районда башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев җитәкчелегендә штаб төзелде. Тарифлар буенча сорауларыгыз булса, штабтагы кайнар линия телефонына шалтырата аласыз: 22332.
Ә түләү кәгазьләрендә аңлашылмаучанлыклар түбәндәге очракларда килеп чыгарга мөмкин. Кайбер фатирларда чынбарлыктагы мәйдан күләме теркәү документында күрсәтелгән белән туры килми. Нәтиҗәдә, исәпләнгән суммада да аерма була. Аннан соң, кайбер фатир хуҗалары суны исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне берничә ай рәттән киметеп әйтеп баралар да, декабрь аенда яңа елга бурыч белән кермик, дип чынбарлыктагы күрсәткечне җиткерәләр. Билгеле, квитанциядә дә су өчен башка айларга караганда күбрәк сумма язылган була. Нәтиҗәдә, халык түләүләр арткан дип канәгатьсезлек белдерә. Тагын бер очрак: фатирда пропискага керүчеләр саны артса да, түләү артуын исегездән чыгармагыз.
Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча сорауларыгыз туган очракта идарәче компанияләрдәге кайнар линия телефоннарына шалтыратырга мөмкин: 22570, 22692, 25511.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев