Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелләр тулды

Матур традиция буенча, быел да 8 Март бәйрәме алдыннан республикабызның гүзәл затларын башкалабызга чакырып зурладылар. "Пирамида"да аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. Быелгы бәйрәм үзенчәлекле: аның кысасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак та ясала. Тантанада яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева әлеге бәйгенең "Хатын-кыз - ел...

Матур традиция буенча, быел да 8 Март бәйрәме алдыннан республикабызның гүзәл затларын башкалабызга чакырып зурладылар. "Пирамида"да аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде.
 
Быелгы бәйрәм үзенчәлекле: аның кысасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак та ясала. Тантанада яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева әлеге бәйгенең "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә зона этабы җиңүчесе һәм безнең район делегациясе җитәкчесе буларак катнашты.
Татьяна җитәкчелегендә очрашуга Күләгәш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Субаева, Исәнбай мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәлия Зәйнуллина, "Бодья" бүлекчәсе сыер саву операторы Ольга Тимбекова бардылар.
- Казан безне искиткеч җылы каршы алды. Ә "Пирамида"да, чын мәгънәсендә, чәчәкләргә, игътибарга, матур теләкләргә төрделәр. Илдар Халиковның һәркайсыбызга атап әйтелгән бик тә җылы теләкләреннән күңелләребез тулды. Ә артистларның чыгышларын әйтеп тә торасы юк: алар берсеннән-берсе матур булды. Балалар коллективлары чыгышларын аеруча яратып карадык, - диде Гүзәлия Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев