Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Керәшеннәр Питрауга чакыра

Менә тагын керәшен халкының иң зур бәйрәме - Питрау килеп җитте.Ул 12 июльдә үткәрелә. Питрау быел бу шимбәдә, 11 июльдә кичке сәгать 5тә Мамадыш районының Җөри авылында башлана һәм төнге бер дә салют белән төгәлләнә. Район башлыгы Валерий Макаров әгерҗелеләрне дә үзләренең милли бәйрәменә чакыра. - Питрау - гореф-гадәтләребезне, миллилекне,...

Менә тагын керәшен халкының иң зур бәйрәме - Питрау килеп җитте.Ул 12 июльдә үткәрелә.
 
Питрау быел бу шимбәдә, 11 июльдә кичке сәгать 5тә Мамадыш районының Җөри авылында башлана һәм төнге бер дә салют белән төгәлләнә. Район башлыгы Валерий Макаров әгерҗелеләрне дә үзләренең милли бәйрәменә чакыра.
- Питрау - гореф-гадәтләребезне, миллилекне, керәшен җыр-биюләрен буыннардан-буыннарга саклап килүче, халкымны бер зур мәйданга җыючы, уракка төшәр алдыннан тын алып, ял иттерүче иң зур бәйрәмебез ул. Республика күләмендә бик зурлап уздырылучы бәйрәмебезгә әгерҗелеләрне дә чакырам. Бәйрәмдә нинди генә мәйданчыклар эшләми дә, аларда нинди генә уен-ярышлар оештырылмый?! Һәрберегез күңеленә хуш килгән күңел ачу мәйданын табачак. Питрауга танылган сәхнә йолдызлары зур концерт программасы әзерли. Анда керәшен артистлары Виталий Агапов, Венера Ганиева, Лидия Әхмәтова, Григорий Ибушев, "Бәрмәнчек" керәшеннәр ансамбленнән тыш, танылган сәхнә йолдызлары Хәния Фәрхи, Раяз Фасыйхов, Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев килүе көтелә. Алай гына да түгел, быел хәтта Россиянең атаклы җырчысы Пелагея да Питрауга килә дип ишеттем.
Сез дә килегез безнең бәйрәмгә. Бер тапкыр керәшеннәр бәйрәмендә катнашкан кеше икенче елны аны көтеп ала, - ди Валерий Макаров.
Сүз уңаеннан. Безнең "Әгерҗе хәбәрләре" кызлары да Питрауны үз күзләре белән күреп кайтканнар иде, әле дә сагынып искә алалар. Ара ерак дип тормагыз, бу шимбәдә сез дә барыгыз Питрау бәйрәменә, һич үкенмәссез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев