Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Комбайннар парады узды

Урып-җыю техникасының әлеге җаваплы кампаниягә әзерлеген тикшерү максатыннан комбайннар парады быел да агрофирманың "Тирсә-транс" филиалында узды. Парадта 27 кыр корабының әзерлеге тикшерелде. Мөһим чарага "Татарский" агрохимик хезмәте үзәге" учреждениесе директоры Әнис Локманов та килгән иде. Аның җитәкчелегендә бер төркем комиссия вәкилләре һәр комбайнның урып-җыюга әзерлеген карадылар, комбайнчы һәм аның ярдәмчесе...


Урып-җыю техникасының әлеге җаваплы кампаниягә әзерлеген тикшерү максатыннан комбайннар парады быел да агрофирманың "Тирсә-транс" филиалында узды.

Парадта 27 кыр корабының әзерлеге тикшерелде. Мөһим чарага "Татарский" агрохимик хезмәте үзәге" учреждениесе директоры Әнис Локманов та килгән иде. Аның җитәкчелегендә бер төркем комиссия вәкилләре һәр комбайнның урып-җыюга әзерлеген карадылар, комбайнчы һәм аның ярдәмчесе белән әңгәмә кордылар. Соңыннан комбайннарның герметизациясен тикшерү максатыннан контроль суктыру уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча I урын Биектау комбайнчысы Владимир Красильниковка, II һәм III урыннар Яңавыл комбайнчылар Илдус Гыйльмегаянов һәм Фәнил Садыйковка бирелде. Алар 1500, 1000, 500 сум күләмендә премияләр белән бүләкләнделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев