Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Газиз мөселман кардәшләребез, районыбыз халкы! Сезне мөбарәк Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Раббыбыз укыган намаз-догаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул итсен. Корбан бәйрәме - Аллаhы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылып, туганнар, дуслар, күршеләр hәм башка кардәшләребез белән якынаю көне. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга...

Газиз мөселман кардәшләребез, районыбыз халкы!
Сезне мөбарәк Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Раббыбыз укыган намаз-догаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул итсен.
Корбан бәйрәме - Аллаhы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылып, туганнар, дуслар, күршеләр hәм башка кардәшләребез белән якынаю көне. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чалу йоласын башкара
Ислам дине - тынычлык дине. Раббыбыз ил-көннәргә тынычлык бирсен, иминлек өчен көрәшүче юлбашчыларга уңышлар, сабырлыклар насыйп итсен. Бар галәмгә хәер-сәгадәт юлласын, кешеләр корбан булмасын.
Зур бәйрәм белән котлап, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә пакьлек, телләребезгә йомшаклык, иманнарыбызга ныклык телим. Бәйрәм рухы hәркемнең күңелен йомшартсын, шатлык-сөенеч китерсен. Күңелләребездә нинди генә изге теләк-ниятләр булса, шуларга бергә ирешергә язсын, белгәннәребез белән изге гамәлләр кылырга насыйп әйләсен. Хаҗ кылучыларга хаҗ савабы, сабырлык бирсен. Бәйрәм мөбарәк булсын!
Татарстан Җөмhүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы, район имам-мөхтәсибе Хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев