Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кырындының “Сөмбелә“ балалар бакчасы кунаклар җыйды

Бүген Кырынды авылындагы "Сөмбелә" балалар бакчасы бу бинада эшли башлавының 20 еллыгын коллективның ветераннары, район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, авылдашлары, Әгерҗедән, күрше-тирә авыллардан килгән коллегалары, шушы бакчада тәрбияләнеп чыккан һәм төрле төбәкләрдә эшләүче тәрбияче кызлар белән бергә бәйрәм итте. Бәйрәмнең иң хөрмәтле кунагы, әлбәттә, бакча белән 38 ел җитәкчелек иткән...

Бүген Кырынды авылындагы "Сөмбелә" балалар бакчасы бу бинада эшли башлавының 20 еллыгын коллективның ветераннары, район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, авылдашлары, Әгерҗедән, күрше-тирә авыллардан килгән коллегалары, шушы бакчада тәрбияләнеп чыккан һәм төрле төбәкләрдә эшләүче тәрбияче кызлар белән бергә бәйрәм итте.
Бәйрәмнең иң хөрмәтле кунагы, әлбәттә, бакча белән 38 ел җитәкчелек иткән мәгариф ветераны Гатауллина Салисә ханым булды. Ул бик күп хатирәләр белән уртаклашты, кызыклы хәлләрне, бер чорда дус, бердәм булып эшләгән хезмәттәшләрен искә алды. 38 ел тәрбияче стажы булган Рәмзия ханым Шабаева адресына рәхмәт сүзләре аеруча күп яңгырады. Аның кызы Рафинә дә хәзер әнисе юлыннан китеп, биредә эшли. Бакчаның ата-аналар белән тыгыз, дустанә мөнәсәбәттә эшләве күренеп тора. Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да "Сөмбелә" коллективының ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсен башкаларга да гел үрнәк итеп куям, дип бакча мөдире Алмазия Сәлимовага олы рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм мәдәният йортында нәниләрнең матур чыгышлары, сәхнәдә ветераннарны, бакча хезмәткәрләрен хөрмәтләүләр белән үрелеп барды. Әнисе җитәкләгән бакча коллективын, элекке тәрбиячеләрен котларга Казаннан җырчы авылдашлары Венер Сәлимовның да кайтуы бәйрәмне тагын да бизәде. Ветераннарның хәтер яңартуы мул табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев