Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш бабай бәйрәмгә чакыра

24 декабрьдән районыбызда балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре башлана. 3нче шәһәр мәктәбенә районыбызның иң сәләтле, мәдәни, спорт тормышында иң актив балалары Чыршы бәйрәменә җыела. 25 декабрьдә район Мәдәният сараенда көндезге сәгать 12 дә күп балалы һәм Украинадан кайткан гаиләләрдәге балалар, 3нче мәктәп базасында сәгать 3тә матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге...

24 декабрьдән районыбызда балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре башлана.

3нче шәһәр мәктәбенә районыбызның иң сәләтле, мәдәни, спорт тормышында иң актив балалары Чыршы бәйрәменә җыела.
25 декабрьдә район Мәдәният сараенда көндезге сәгать 12 дә күп балалы һәм Украинадан кайткан гаиләләрдәге балалар, 3нче мәктәп базасында сәгать 3тә матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм ятим балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә рәхәтләнеп күңел ачу көтә.
26 декабрьдә көндезге сәгать 12дә "Авангард" Яшьләр үзәгендә инвалид балалар өчен Чыршы янында күңелле тамаша булачак.
Спорт сөюче малайлар 24-25 декабрьдә сәгать 3тә 1нче гимназиядә мини-футбол буенча Яңа ел турнирында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев