Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Май чабу бәйрәменә килегез

Россиядә Май чабу (Масленница) башланды һәм ул христианнарның Бөек посты башланганчы 18 мартка кадәр дәвам итә. 17 мартта шәһәребезнең "Имәнлек" ял зонасында Май чабу бәйрәме уздырыла. Программада: сәхнәләштерелгән тамаша, өлкәннәр һәм балалар өчен спорт уеннары, ярышлар, футбол, сәхнә осталары чыгышлары, карачкы яндыру. Бәйрәмне оештыру комиссиясе уңган хуҗабикәләрне "Иң тәмле белен"...

Россиядә Май чабу (Масленница) башланды һәм ул христианнарның Бөек посты башланганчы 18 мартка кадәр дәвам итә. 17 мартта шәһәребезнең "Имәнлек" ял зонасында Май чабу бәйрәме уздырыла.
Программада: сәхнәләштерелгән тамаша, өлкәннәр һәм балалар өчен спорт уеннары, ярышлар, футбол, сәхнә осталары чыгышлары, карачкы яндыру.
Бәйрәмне оештыру комиссиясе уңган хуҗабикәләрне "Иң тәмле белен" конкурсында катнашырга чакыра. Өйдә пешергән беленнәрегезне бәйрәмгә алып килеп комиссиягә тапшырырга кирәк. Иң тәмле белен пешерү осталарын призлар көтә.
Имәнлектә кайнар чәй, кайнар белен, башка тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин булачак. Гаиләләрегез, хезмәтәшләрегез, дусларыгыз белән рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев