Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матәм көне булу сәбәпле Татарстанда 1 ноябрьдә күңел ачу чаралары узмаячак

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә иртәгә илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле. Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә иртәгә илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле.


Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17 - балалар.


Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 1 ноябрьгә планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары үткәрелми яки башка көнгә күчерелә. Мәсәлән, "Пирамида" комплексында узарга тиешле «Resonance» симфоник оркестр концерты 4 ноябрьгә күчерелә. Г.Камал исемендәге театр да якшәмбе көнне күрсәтелергә тиеш "Мәхәббәт FM» спектакленең башка көнгә күчерелүе турында хәбәр итте.

 
Интертат ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев