Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миләүшә – өченчесе

9-11 ноябрьдә Казан милли-тикшеренү техник университетының спорт комплексында узган кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты районыбызның "каты куллы" спортчылары өчен истәлекле мизгелләргә бай булды. Беренчедән, Гөлчәчәк Хәкимова үз авырлыгында - II, Айрат Сәетов - III, Ринат Шабаев IV урын алып, тренерлары Сирин Галиуллинны сөендерделәр. Икенчедән, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган Көчек...

9-11 ноябрьдә Казан милли-тикшеренү техник университетының спорт комплексында узган кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты районыбызның "каты куллы" спортчылары өчен истәлекле мизгелләргә бай булды.
Беренчедән, Гөлчәчәк Хәкимова үз авырлыгында - II, Айрат Сәетов - III, Ринат Шабаев IV урын алып, тренерлары Сирин Галиуллинны сөендерделәр.
Икенчедән, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган Көчек мәктәбенең XI сыйныф укучысы Миләүшә Гыймрановага "Россиянең спорт мастеры" таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Каты куллы кыз әлеге дәрәҗәле бүләкне Татарстанның армспорт федерациясе вице-президенты Лилия Хәмидуллина кулыннан алды. Сүз уңаеннан: Миләүшә - районыбызда "Россиянең спорт мастеры" исеменә лаек булган спортчыларның өченчесе. Моңа кадәр әлеге мактаулы исемгә Тирсәдән Гөлчәчәк Хәкимова һәм Марсель Галиуллин лаек булганнар иде. Дәрәҗәле исем бирелү уңаеннан котлыйбыз, Миләүшә! Алга таба да матур уңышларың белән сөендерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев