Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миләүшәгә уңышлар телик

Районыбызның иң каты куллы Көчек авылы кызы, быел КФУның Чаллыдагы спорт һәм туризм институтының физик культура факультеты студенты булу бәхетенә ирешкән Миләүшә Гыймранова бу көннәрдә Польшаның Гдыня шәһәрендә кул көрәше буенча XXXV Дөнья чемпионатында катнаша. 158 үлчәү категориясендә узучы әлеге зур бәйгедә Миләүшә 55 килога кадәр үлчәүдә төрле илләрдән килгән...

Районыбызның иң каты куллы Көчек авылы кызы, быел КФУның Чаллыдагы спорт һәм туризм институтының физик культура факультеты студенты булу бәхетенә ирешкән Миләүшә Гыймранова бу көннәрдә Польшаның Гдыня шәһәрендә кул көрәше буенча XXXV Дөнья чемпионатында катнаша.
158 үлчәү категориясендә узучы әлеге зур бәйгедә Миләүшә 55 килога кадәр үлчәүдә төрле илләрдән килгән көндәшләре белән көч сынашачак. Мондый зур бәйгедә инде якташыбыз өченче тапкыр үзен сыный һәм матур җиңүләр яулый. Бу юлы да аның туган якларга җиңү белән кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев