Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Матур традиция буенча, район Мәдәният сараенда яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең йомгаклау тантанасы узды. Бәйрәмгә быел укырга барачак 476 беренче сыйныф укучысының 100гә якыны чакырылган иде. Ә гомумән алганда, быел районның оешма-предприятие җитәкчеләре әлеге акция кысаларында 200дән артык балага 500 мең сумнан артыкка уку кирәк-яраклары алганнар....

Матур традиция буенча, район Мәдәният сараенда яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең йомгаклау тантанасы узды.
Бәйрәмгә быел укырга барачак 476 беренче сыйныф укучысының 100гә якыны чакырылган иде. Ә гомумән алганда, быел районның оешма-предприятие җитәкчеләре әлеге акция кысаларында 200дән артык балага 500 мең сумнан артыкка уку кирәк-яраклары алганнар. Ә "Агро-Кама" ширкәте әлеге оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка укырга барачак балаларына уку кирәк-яраклары тутырылган бик матур портфельләр бүләк итеп сөендерде. 167 балага 261 мең сумлык әйбер алган әлеге ширкәт. Ринат Ханбиков җитәкчелегендәге "Газпром межрегионгаз Казань" җәмгыяте быел да районга әлеге акцияне уздыруга 30 мең сум матди ярдәм күрсәткән.
Чарада катнашкан район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин игелекле җитәкчеләрглә олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәмнән бер генә укучы да бүләксез кайтып китмәде: аларга шарлар һәм баллы бүләкләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев