Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ник ышанасыз шуларга?!

Газеталар даими язып, радио-телевидениедән телефон мошенниклары турында бик еш кисәтеп торсалар да, алар кармагына эләгүчеләр булуына шаккатырсың, билләһи. Бигрәк тә өлкәннәр тиз ышаналар аларга. Әле узган атнада гына телефон мошенниклары Әгерҗедә бер ханымның 17 мең сум акчасын каерып алганнар. Ә вакыйга болай була. 31 январьда көндезге сәгать 11ләр тирәсендә полициянең...

Газеталар даими язып, радио-телевидениедән телефон мошенниклары турында бик еш кисәтеп торсалар да, алар кармагына эләгүчеләр булуына шаккатырсың, билләһи.
Бигрәк тә өлкәннәр тиз ышаналар аларга. Әле узган атнада гына телефон мошенниклары Әгерҗедә бер ханымның 17 мең сум акчасын каерып алганнар. Ә вакыйга болай була.
31 январьда көндезге сәгать 11ләр тирәсендә полициянең дежур частена М. ханым мөрәҗәгать итә һәм телефонына билгесез ир-атның шалтыратып, оныгының полициягә эләгүен хәбәр итүен әйтә. Ә әбинең яраткан оныгын коткарып була икән, имеш. Моның өчен телефонга шактый зур суммада акча салырга гына киәрк. Әле ярый, бу ханым оныгын кызганудан җебеп төшеп, телефонга акча салмаган. Башта оныгына шалтыраткан. Аның өйдә булуын белгәч, шалтыратучыларның мошенниклар икәнен аңлап полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре уяулыгы өчен бу әбигә рәхмәт белдергәннәр.
Бу хәлдән соң ярты сәгать тә үтми, Әгерҗедә яшәүче тагын бер ханымга шалтыратып, оныгының полиция кулына эләгүен хәбәр итәләр. Тиз арада телефонга 50 мең акча салса, оныгын коткарачакларын әйтәләр. Бу хәбәрдән коты алынган ханым, ул суммада акчасы юклыгын, нибары 17 мең сум гына булуын әйтә. Мошенниклар бу суммага рәхәтләнеп риза булалар, "тизрәк барып салыгыз, оныгыгызның язмышын минутлар хәл итә", дип ашыктыралар. Әби телефонга акча салырга чыгып китә. "Связной"дагы хезмәткәр егет әбинең шактый сумма акча салганын күреп, "мошенниклар була күрмәсен" дип кисәтеп тә куя. Әмма коты алынган, оныгын тизрәк бәладан коткарырга ашыгучы әби бу сүзләргә колак та салмый. Акчасын салгач, оныгының телефонына шалтыратып карарга була. Ә оныгы: "Әби, син нәрсә, мин инде өченче көн авырып ятам бит", - дигәч кенә айнып китәкндәй була. 17 мең сум акчасын җилгә очырганын аңлап, полициягә килә. Полиция хезмәткәрләре бик тиз эшкә керешсәләр дә, мошенниклар өлгеррәк булып чыгалар. Алар телефонга салынган акчаны алгач, телефоннарын сүндереп куялар. Шулай итеп, әбинең бөртекләп җыйган акчасыннан җилләр исә...
Хөрмәтле райондашлар! Нигә мондый билгесез шалтыратуларга ышанасыз? Мошенниклар күпме кешеләрне төп башына утырттылар бит инде! Акчагыз булса да, иң беренче алар әйткән "бәла"га тарыган якын кешегезгә шалтыратыгыз, аның хәлен белешегез. Ялган хәбәр таратучы турында шунда ук полициянең дежур частена да җиткерегез. Алданып, акчагыздан колак кага күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев