Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсияләр артты

1 апрельдән пенсия түләү өлкәсендә күңелле яңалык булды. Акчаның исе юк, гел ишәеп торсын дигәндәй, пенсияләр тагын ипилек-тозлык булса да артты. Артты Картлык, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалткан очракта хезмәт пенсияләренең индексация коэффициенты күләме - 1,0341, ә социаль пенсияләрнеке 1,141 булды. Ә 122нче санлы (22.08.2004) Федераль Закон нигезендә ЕДВ алучы...

1 апрельдән пенсия түләү өлкәсендә күңелле яңалык булды. Акчаның исе юк, гел ишәеп торсын дигәндәй, пенсияләр тагын ипилек-тозлык булса да артты.

Артты
Картлык, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалткан очракта хезмәт пенсияләренең индексация коэффициенты күләме - 1,0341, ә социаль пенсияләрнеке 1,141 булды. Ә 122нче санлы (22.08.2004) Федераль Закон нигезендә ЕДВ алучы аерым категория гражданнарның һәм Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаилә әгъзаләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларының ЕДВлары 6,5 процентка артты.
Социаль пакет күләменең дә 6 процентка артуы сөендерә. Хәзер социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасы 795,88 сум тәшкил итә. Дарулар белән тәэмин итү - 613, санаторий-курортлар - 94,83, тимер юл транспортында йөрү 88,05 сум булды.

Артмады
"Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан кайбер категория гражданнарның матди хәлләрен яхшырту буенча чаралар турындагы" РФ Президентының 363 санлы (30.03.2005) Карары һәм "Хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалид булганннарның матди хәлен яхшырту буенча чаралар турындагы" РФ Президентының 887нче (1.08.2005) Карары нигезендә аерым категория гражданнарны айлык өстәмә материаль тәэмин итү, ягъни ДЕМО шул килеш калды.
I группа инвалидны, 18 яшькә кадәрге инвалид баланы, шулай ук дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча тәрбияләүгә мохтаҗ булган яки 80 яшен тутырган өлкәннәрне караучы эшләмәүче хезмәткә яраклы граҗданнарга компенсация түләү дә элеккечә калды - 1200 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев