Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пособиеләр артты

Аналарга һәм балаларга социаль иминият фондыннан түләнә торган пособиеләргә индексация ясалды. Быел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булачак. Узган ел ул 11703 сум иде. Әлеге индексация 2012 елның 1 январеннән һәм аннан соң туган нәниләргә генә кагыла. Эшләүче булачак әниләр йөклелекнең башлангыч чорында хатын-кызлар...

Аналарга һәм балаларга социаль иминият фондыннан түләнә торган пособиеләргә индексация ясалды.
Быел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булачак. Узган ел ул 11703 сум иде. Әлеге индексация 2012 елның 1 январеннән һәм аннан соң туган нәниләргә генә кагыла. Эшләүче булачак әниләр йөклелекнең башлангыч чорында хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан очракта түләнә торган пособие дә 465 сумга кадәр артты. Сабыйны 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү чорында түләнә торган пособиенең күләме беренче балага - 2326 (элек 2194сум иде), икенче һәм аннан соң туганнарга 4652 (элек 4388) сум булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев