Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район җитәкчелеге әниләрне бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле әниләр! Мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу бәйрәмне һәркайсыбыз көтеп ала. Бу көн, кадерле әниләр, сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү, җәмгыятьтәге ролегезне тану өчен бер форсат ул. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда бурычлы. Әни - һәркайсыбыз...

Хөрмәтле әниләр! Мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз көтеп ала. Бу көн, кадерле әниләр, сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү, җәмгыятьтәге ролегезне тану өчен бер форсат ул. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда бурычлы.

Әни - һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, без әнинең яратуын тоябыз. Бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше ул. Әни мәхәббәте безне үзебезне көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә.

Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә үзебезнең ярату хисләребезне җиткерәбез. Якты күзләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләр күбрәк булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев