Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ришвәтчелек – иң каты авыру

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов ришвәтчелекне җәмгыятебездәге иң каты авыруларның берсе дип атады. - Ул бүген дәүләт куркынычсызлыгын какшата. Ришвәтчелек - республика гына түгел, ил, хәтта бөтен дөнья проблемасына әверелә бара! - дип белдерде ул Алабугада ришвәтчелеккә каршы оештырылган киңәшмәдә. Белгечләр раславынча, ришвәтчелек торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов ришвәтчелекне җәмгыятебездәге иң каты авыруларның берсе дип атады.
- Ул бүген дәүләт куркынычсызлыгын какшата. Ришвәтчелек - республика гына түгел, ил, хәтта бөтен дөнья проблемасына әверелә бара! - дип белдерде ул Алабугада ришвәтчелеккә каршы оештырылган киңәшмәдә.
Белгечләр раславынча, ришвәтчелек торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә аеруча киң таралган. 2013 елда гына да республикада рәшвәтчелек белән бәйле 1200 җинаять теркәлгән. Район халкыннан сораштыру уздыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район түрәләр арасындагы ришвәтчелек буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Узган ел "Теплосбыт", "Тепловые сети" ширкәтләрендә ришвәтчелек белән бәйле хәлләр аркасында шәһәр халкы җәй көне өч ай ярымга җылы сусыз калды.
Әлеге проблемага "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да бер генә тапкыр тукталмады. Торак-коммуналь хуҗалык системасында ришвәтчелек районда иң авырткан урыннарның берсе булып кала бирә. Киләчәктә дә газета бу теманы яктыртуга зур игътибар бирәчәк. Халык арасында сораштырулар уздыруга, газета укучылар белән әлеге көнүзәк темага фикер алышуга киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Бүлекнең баш белгече Илдар Вафин аноним хаталарга нигезләнгән рубрика ачып, анда әлеге хатларга җитәкчеләрнең, җаваплы затларның җавапларын урнаштырыга тәкъдим итте. Без килчәктә газета сайтында Әгерҗе районы җитәкчеләренең керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматны урнаштырырга планлаштырабыз. ТР Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтмешли, ришвәтчелеккә каршы иң төп корал - ул үтә күренмәлелек. Бу массакүләм матбугат чараларының да иң төп бурычларынң берсе булып кала бирә.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев