Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабыйлар парадка чыга

Район башкарма комитеты беренче тапкыр "Балалар коляскасы парады" гаилә бәйгесе игълан итә. 5 июльдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багышланган бик матур бәйрәм булачак. Анда кәләшләр белән беррәттән, коляскалар парады да үтәчәк. Бәйгенең максаты - матур итеп бизәлгән коляска һәм сезгә ярдәм итүче төркем белән...

Район башкарма комитеты беренче тапкыр "Балалар коляскасы парады" гаилә бәйгесе игълан итә.
5 июльдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багышланган бик матур бәйрәм булачак. Анда кәләшләр белән беррәттән, коляскалар парады да үтәчәк.
Бәйгенең максаты - матур итеп бизәлгән коляска һәм сезгә ярдәм итүче төркем белән мәйданнан узу. Анда 10 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм аларның туганнары катнаша ала.
"Иң сөйкемле һәм җәлеп итә торган", "Техно-коляска", "Спорт рекорды", "Тере дөнья", "Коляска-әкият", "Үзенчәлекле жанрлы коляска", шулай ук ирекле жанрда бизәлгән коляска номинацияләре буенча жюри бәя бирәчәк. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләк алу өчен сертификатлар тапшырыла. Барлык катнашучылар да истәлек бүләкләренә ия булачак. Белешмәләр өчен телефон: 22980 (район мәгариф бүлеге).
Матур итеп бизәлгән коляскалар һәм сөйкемле балаларыгыз белән бәйрәмгә рәхим итегез, әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев