Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шагыйрьнең яңа китабы

Быелгы алтын көз яраткан аксакал шагыйребез, ТР Язучылар берлеге әгъзасе Чыңгыз ага МУСИНга шатлык китерде. Татарстан китап нәшриятында аның "Карт юкәләр яшь чәчәктә" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу - шагыйрьнең сигезенче китабы. Китапка кереш сүз язган "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Рәмзия Зарипованың "Шагыйрьләр авылда туалар, шәһәргә шуалар, диләр....

Быелгы алтын көз яраткан аксакал шагыйребез, ТР Язучылар берлеге әгъзасе Чыңгыз ага МУСИНга шатлык китерде. Татарстан китап нәшриятында аның "Карт юкәләр яшь чәчәктә" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу - шагыйрьнең сигезенче китабы.
Китапка кереш сүз язган "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Рәмзия Зарипованың "Шагыйрьләр авылда туалар, шәһәргә шуалар, диләр. Ә безнең Чыңгыз ага Мусин - гап-гади кечкенә генә Мордывый авылында туып, шунда яшәп, эшләп, иҗат белән шөгыльләнеп, Казанда китаплар нәшер итеп, гомеренең алтын көзенә килеп җиткән бәхетле шагыйрь. Бәхетле диюем юкка гына түгел. Гади шофер, механик, тәэминатчы, автоколонна начальнигы булып эшләгән, мәшәкатьле сала тормышы белән яшәгән авыл агаеның сигезенче китабы дөнья күрүе бәхет түгелмени?!" дигән фикере белән ничек килешмисең инде... Башкалада яшәп иҗат итүче кайбер танылган шагыйрьләрнең дә җыентыклары кибетләрдә тузан җыеп ятканда, сатып алыйм дисәң, Чыңгыз аганың моңа кадәр нәшер ителгән бер генә китабын да табармын димә. Райондашлар мөхтәрәм шагыйребезнең иҗат җимешләрен "егылып" укыйлар, читтә яшәүче якташларыбыз да аның китапларын сорап редакциягә шалтыраталар. "Карт юкәләр яшь чәчәктә" китабы да шигырь сөюче якташларыбыз күңеленә хуш килер. Бу яңа җыентыкка Чыңгыз Мусинның соңгы елларда язылган 180 шигыре тупланган. Китапны "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакцисендә сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев