Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр башкарма комитетында яңа җитәкче

Бу атнада шәһәр Советы депутатлары чираттагы утырышта "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Заһир Абдуллин әлеге вазифадан шәхси гаризасы нигезендә азат ителгәннән соң, бу вакантлы вазифага конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһапов һәм "Әгерҗе районы җир бюросы" ширкәте директоры Рәшит Шәмсиевтан...

Бу атнада шәһәр Советы депутатлары чираттагы утырышта "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.
Заһир Абдуллин әлеге вазифадан шәхси гаризасы нигезендә азат ителгәннән соң, бу вакантлы вазифага конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһапов һәм "Әгерҗе районы җир бюросы" ширкәте директоры Рәшит Шәмсиевтан гаризалар керде. Бу кандидатлар - Әгерҗе халкына яхшы таныш шәхесләр. 54 яшьлек Раил Ваһапов - тумышы белән Әгерҗедән. Сарапулда азык сәнәгате техникумында техник-механик белгечлеге алган. Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. 2007 елдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Шәһәр хуҗалыгы һәм аның проблемалары белән яхшы таныш. Депутатлар алдында чыгыш ясаганда да Раил Ваһапов шәһәребезне үстерүгә, халыкны борчыган проблемаларны хәл итүгә, әгерҗелеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга бөтен тырышлыгын куячагын белдерде.
Рәшит Шәмсиев - тумышы белән Актаныш ягыннан. Әгерҗе районында җаваплы урыннарда 33 ел эшли.
Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Раил Ваһаповны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев