Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ә син тикшерү уздыңмы әле

Быел Әгерҗе районында 5484 кеше диспансеризация узарга тиеш булса, шуның 5044е - авыл һәм шәһәр халкы, 440ы - тимер юл узелы хастаханәсенә беркетелгән райондашлар. Бүгенгә 3802 кеше бу мөһим кампаниягә кушылды, шуларның 2957се тулысынча узып бетте. Диспансерлаштыру вакытында район халкында түбәндәге авырулар ачыкланды: ашказанында һәм эчәктә, трахеяда, бавырда, сөт бизләрендә,...

Быел Әгерҗе районында 5484 кеше диспансеризация узарга тиеш булса, шуның 5044е - авыл һәм шәһәр халкы, 440ы - тимер юл узелы хастаханәсенә беркетелгән райондашлар.
 
Бүгенгә 3802 кеше бу мөһим кампаниягә кушылды, шуларның 2957се тулысынча узып бетте. Диспансерлаштыру вакытында район халкында түбәндәге авырулар ачыкланды: ашказанында һәм эчәктә, трахеяда, бавырда, сөт бизләрендә, бөердә яман шеш, шикәр диабеты - 13, күз авырулары - 2, гипертония - 49, стенокардия - 8, сулыш алу органнары авырулары - 13, ашкайнату органнары авырулары - 18, сөт бизләре авырулары 39 очрак.
Кем белә, диспансеризация булмаса, бу кешеләр әлеге авырулары аяктан еккач кына табибка мөрәҗәгать иткән булырлар иде. Ә соңлап мөрәҗәгать иткән очракта табиб та ярдәм итә алмаган чаклар була. Шуңа күрә бушлай медицина тикшерүе узу бик тә мөһим чара һәм диспансеризация узуны соңгы көнгә калдырмаска тырышыгыз.
Моннан тыш, район табиблары сугыш инвалидлары, вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл ветераннарының сәламәтлеген ел саен тикшереп торалар.
Әлегә кадәр диспансеризация үтә башламаган райондашларны якын көннәрдә бу мөһим чарага кушылырга чакырабыз. Моның өчен иң элек үзегезнең участок терапевтына яки поликлиниканың 24нче кабинетына (телефон: 24557), тимер юл узелы хастаханәсенә беркетелгән әгерҗелеләргә поликлиника регистратурасына йә 11нче кабинетка (телефон: 52385) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сәламәтлегегез турында алдан кайгыртыгыз. Авыру аяктан еккач кына соң булырга мөмкин.
 
Белешмә.
Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез. Быел 1916, 1919, 1922, 1925, 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994 елларда туганнар диспансеризация узарга тиеш.
 
Людмила ДЕРЕЕВА,
район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев