Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тарифлар артмады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны 1 январьдан арттырган түрәләрне "утлы табага" бастырачагын белдерде. Гадәттә электр энергиясенә, газга, коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башында арта иде. Ә быел бу арту 1 июльдән булачак. Әмма кайбер төбәкләрдә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендә артулар күзәтелгән инде. Тиздән январь ае өчен сезгә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны 1 январьдан арттырган түрәләрне "утлы табага" бастырачагын белдерде.
Гадәттә электр энергиясенә, газга, коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башында арта иде. Ә быел бу арту 1 июльдән булачак. Әмма кайбер төбәкләрдә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендә артулар күзәтелгән инде.

Тиздән январь ае өчен сезгә дә түләү кәгазьләрен китерәчәкләр. Һәр хезмәткә куелган хакларны игътибар белән карап чыгыгыз. "Моның өчен ай саен түләгән квитанцияләрегезне саклап барыгыз һәм яңа китергән түләү кәгазьләрендәге суммаларны элеккеләре белән чагыштырыгыз. Әгәр 1 июльгә кадәр тарифларның артуын күрәсез икән, шулай тиештер инде дип түләргә ашыкмагыз, ни сәбәпле арттырып язылуын ачыклагыз. Тарифлар 1 июльгә кадәр артмаска тиеш", дип мөрәҗәгать итә халыкка ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министры Ирек Фәйзуллин.
Район башлыгы Фәрит Габбасов та: "Мондый башбаштаклык очракларына юлыккан очракта кичекмәстән район хакимиятенә хәбәр итегез", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев