6-10 апрельдә һәрберегез Әгерҗедәге район тарихы музеена һәм аның Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш авылларындагы филиалларына бүләк ясый ала.
Нинди бүләк дисезме? Гаилә архивындагы тарихи экспонатлар, документлар, гаилә ядкаре булган истәлекләрне, кулъязмаларны бүләк итәргә мөмкин. Бәлки күпләрегезнең йорт чормаларында, келәтләрдә бу тарихи әйберләр тузан җыеп ятадыр. Кем белә, сездән соң аларны бөтенләй...
6-10 апрельдә һәрберегез Әгерҗедәге район тарихы музеена һәм аның Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш авылларындагы филиалларына бүләк ясый ала.
Нинди бүләк дисезме? Гаилә архивындагы тарихи экспонатлар, документлар, гаилә ядкаре булган истәлекләрне, кулъязмаларны бүләк итәргә мөмкин. Бәлки күпләрегезнең йорт чормаларында, келәтләрдә бу тарихи әйберләр тузан җыеп ятадыр. Кем белә, сездән соң аларны бөтенләй чүплеккә чыгарып атарга да мөмкин. Үзегез исән чакта тарихи кыйммәте булган әйберләрне музейга тапшырсагыз, биредә аларга икенче яшәү өрерләр иде.
Тиздән Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Музейларга сугышта катнашкан якташларыбызның шәхси әйберләре, солдат хатлары, саргайган фотолар, районыбызда иҗат итеп яшәүчеләрнең фотолары, кулъязмалары да истәлекле бүләк булыр.
Районыбыздагы музейларны тарихи кыйммәте булган экспонатлар белән баетуга һәркем үз өлешен кертсә, киләчәк буыннарга күпме байлык калдырачакбыз.
Музей ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык.
Әгерҗедәге музей 4нче мәктәп бинасына урнашкан. Телефон: 22757.
Сүз уңаеннан: район тарихы музее өчен Сәетов урамында моңарчы мәшгульлек үзәге филиалы эшләгән бинаны бирделәр. Хәзер анда үзгәртеп кору эшләре бара. Музейны бу бинага күчерү көз айларына планлаштырыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев