Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты - Әгерҗедә

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең туган көне. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советына "Бердәм Россия" исемлеге буенча сайланган депутат, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде. Моңа кадәр Баулы районы башлыгы булып эшләгән, сентябрьдәге сайлауларда депутат булып сайланган Альберт Галимҗановичның бу Әгерҗегә тәүге сәфәре иде....

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең туган көне. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советына "Бердәм Россия" исемлеге буенча сайланган депутат, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде. Моңа кадәр Баулы районы башлыгы булып эшләгән, сентябрьдәге сайлауларда депутат булып сайланган Альберт Галимҗановичның бу Әгерҗегә тәүге сәфәре иде.
Ул 3нче шәһәр мәктәбендә парламент дәресе уздырды. Ә төштән соң район хакимиятендә район башлыгы белән берлектә граҗданнарны кабул итте. Депутаттан ярдәм итеп биш кеше килгән иде. Иң элек 92 яшьлек сугыш ветераны Фоат ага Шәрипов дәвалану өчен Казанга госпитальгә җибәрүләрен үтенде.
- Әгерҗе районында яшәүче сугыш ветераннарына Чаллыдагы госпиталь хезмәт күрсәтә. Без Фоат аганы әлеге госпитальгә дәвалануга җибәрүне тиз арада хәл итәрбез, - диде поликлиника буенче баш табиб урынбасары Людмила Дереева.
Дәләт Советының ярдәменә өмет итеп Иж-Бубыйдан музей җитәкчесе Раиф Гәрәев белән борынгы мәчетне торгызу артыннан йөрүче авыл аксакалы Җәүдәт ага Хәлиуллин килгәннәр иде. Альберт Хәбибуллин тарихи музейны һәм мәчетне төзекләндерү эшенең барышы белән кызыксынды, бу эшләрне төгәлләү өчен матди ярдәм сорап, Президентка хат юллаячакларын белдерде. Бубыйлылар депутатка тарихи авылларына, Иж-Бубый мәдрәсәсенә багышланган китап бүләк иттеләр.
Бу көнне Альберт Хәбибуллинга торак шартларын яхшыртуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Депутат әлеге проблемаларны район башлыгы белән берлектә тикшерәчәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев