Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан муниципаллары журналы – Әгерҗе турында

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы басмасы булган " Татарстанда җирле үзидарә" журналының сентябрь санындагы "Туган төбәк" рубрикасында "Әгерҗе районы: үсеш юлында" дигән баш астында язмалар һәм фотолар урын алган. Әгерҗе авыл хуҗалыгы районы буларак, язмалар агросәнәгать тармагын яктыртудан башланган. Биредә җурналист Надил Гыймадетдинов "Агро-Кама" ширкәте эшчәнлеге белән беррәттән танылган фермерлар...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы басмасы булган " Татарстанда җирле үзидарә" журналының сентябрь санындагы "Туган төбәк" рубрикасында "Әгерҗе районы: үсеш юлында" дигән баш астында язмалар һәм фотолар урын алган.
 
 
Әгерҗе авыл хуҗалыгы районы буларак, язмалар агросәнәгать тармагын яктыртудан башланган. Биредә җурналист Надил Гыймадетдинов "Агро-Кама" ширкәте эшчәнлеге белән беррәттән танылган фермерлар Сәхиповлар, Мөхәммәдиевларның гаилә фермасы, халыктан сөт җыеп, аны эшкәртүче, үз продукциясен Әгерҗедән тыш, Казан, Чаллы шәһәрләрендә дә сатучы Тирсә эшмәкәре Равил Харисовның "Авылдаш" предприятиесе эшенә аерым тукталган.
Икенче бүлектә район башлыгы Валерий Макаров авылларда һәм шәһәрдә республика программаларын тормышка ашыру, зур төзелешләр, Әгерҗедәге "Кировское" һәм "Альфа" территориаль иҗтимагый үзәкләре эшчәнлеге турында сөйли.
"Туган якның ватанпәрвәрләре" исемле бүлек районның иң үрнәк Кичкетаң авылы җирлегенә, 33 ел әлеге җирлек халкы мәнфәгатьләре сагында торучы Зөлфәт Нуриевка багышланган.
"Татарстанда җирле үзидарә" журналының Әгерҗе районы тормышына багышланган 9нчы саны белән үзегез яшәгән авыл җирлекләре Советында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев