Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан педагоглары Әгерҗегә җыелды

14 МАЙ. Районыбыз тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә утырышы Әгерҗедә үткәрелде. Бу көнне Әгерҗегә министрлыкның бүлек начальниклары, барлык район һәм шәһәр мәгариф идарәләре җитәкчеләре, милли мәгариф буенча методистлар - барлыгы 120дән артык педагог җыелды. Министр Энгель Фәттахов иң элек район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф...

14 МАЙ. Районыбыз тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә утырышы Әгерҗедә үткәрелде.
Бу көнне Әгерҗегә министрлыкның бүлек начальниклары, барлык район һәм шәһәр мәгариф идарәләре җитәкчеләре, милли мәгариф буенча методистлар - барлыгы 120дән артык педагог җыелды. Министр Энгель Фәттахов иң элек район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина белән Күләгәш һәм Бима мәктәпләрен карады. Район үзәгенә килү юлында Иж-Бубый мәктәбенә тукталды. Бубыйлар мәдрәсәсе тарихы музее, авыл мәктәпләре музейлары эшчәнлеге белән танышты. Әгерҗедәге 2нче мәктәптә министр һәм кунакларга районыбыз укучылары спорттагы, сәнгатьтәге уңышларын, мәктәптән тыш шөгыльләрен күрсәттеләр. Республика педагоглары шәһәрдәге "Бәләкәч" мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениесендә дә булдылар.
Коллегиянең күчмә утырышы "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү"дигән темага багышланды. Утырыштан тулырак язманы газетаның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев