Алабуга "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабы булды. Әлеге конкурстан Әгерҗедән яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева җиңү белән кайтты.
Татьяна "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә катнашты. Бу номинациядәге биш көндәше дә һөнәри эшчәнлекләрендә шактый уңышлар яулаган гүзәл затлар иде.
- Бәйгегә ун районнан хатын-кызлар һәм...
Алабуга "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабы булды. Әлеге конкурстан Әгерҗедән яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева җиңү белән кайтты.
Татьяна "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә катнашты. Бу номинациядәге биш көндәше дә һөнәри эшчәнлекләрендә шактый уңышлар яулаган гүзәл затлар иде.
- Бәйгегә ун районнан хатын-кызлар һәм ир-егетләр җыелган иде. Алабугадан, Мамадыштан, Минзәләдән көндәшләр көчле иде. Яшермим, барлык чыгышларны карагач, мин ике йә өченче урын алырмын, бәлки, дип уйлаган идем. Әмма беренче урын булыр дигән уй башка да кермәде. Дәрәҗәле жюри бу номинациядә җиңүче икәнемне әйткәч, дөресен әйтим, "телсез" калдым, - ди Татьяна әле дә дулкынлануын яшерә алмыйча.
Шулай итеп, зона бәйгесендә җиңгән Татьянабыз 5 мартта Казанда "Пирамида"да республика конкурсында Әгерҗе данын яклаячак.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев