Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпне кем җыя?

Моңа кадәр шәһәребездә көнкүреш калдыкларын җыю белән нигездә Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге "Агрызспецтранс" ширкәте шөгыльләнгән иде. 1 ноябрьдән бу мөһим эш район башкарма комитетының Дмитрий Якушин җитәкләгән төзекләндерү бүлегенә тапшырылды. Шәхси секторда яшәүчеләр дә, эшмәкәрләр дә, оешма-предприятиеләр дә көнкүреш калдыкларын җыю буенча моңа кадәр "Агрызспецтранс" белән килешү төзегәннәр иде. Хәзер исә...

Моңа кадәр шәһәребездә көнкүреш калдыкларын җыю белән нигездә Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге "Агрызспецтранс" ширкәте шөгыльләнгән иде. 1 ноябрьдән бу мөһим эш район башкарма комитетының Дмитрий Якушин җитәкләгән төзекләндерү бүлегенә тапшырылды.

Шәхси секторда яшәүчеләр дә, эшмәкәрләр дә, оешма-предприятиеләр дә көнкүреш калдыкларын җыю буенча моңа кадәр "Агрызспецтранс" белән килешү төзегәннәр иде. Хәзер исә әлеге килешүне таркатып, төзекләндерү бүлеге белән төзергә туры киләчәк. Моның өчен контролерлар, шәхси хуҗалыклар буенча йөреп, йорт хуҗалары белән килешүне яңадан төзиячәкләр. Ә эшмәкәрләр һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре моның өчен ашыгыч төстә район хакимятенә 15нче кабинетка төзекләндерү бүлегенә килергә тиеш. Урамнардан көнкүреш калдыкларын җыю графигы үзгәрми.
Әгәр сезнең урамнан көнкүреш калдыкларын җыюда проблемалар килеп чыга икән, 23130 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев