Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тимерьюлчылар көне белән!

Хөрмәтле тимерьюлчылар, корыч магистраль ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне. Шәһәребез язмышы тимер юл белән тыгыз бәйләнгән. Әгерҗе - иң зур тимер юл челтәре ул. Дүрт меңнән артык шәһәрдәшебез тимер юл предприятиеләрендә хезмәт куя. Алар шәһәр икътисадына, аның үсешенә гаять зур өлеш кертәләр. Тимерьюлчыларның хезмәте төгәл расписаниегә бәйле. Сез һәрвакыт...

Хөрмәтле тимерьюлчылар, корыч магистраль ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне.
Шәһәребез язмышы тимер юл белән тыгыз бәйләнгән. Әгерҗе - иң зур тимер юл челтәре ул. Дүрт меңнән артык шәһәрдәшебез тимер юл предприятиеләрендә хезмәт куя. Алар шәһәр икътисадына, аның үсешенә гаять зур өлеш кертәләр.
Тимерьюлчыларның хезмәте төгәл расписаниегә бәйле. Сез һәрвакыт - төнлә дә, көндез дә, ял-бәйрәмнәрдә дә хезмәт вахтасында. Киләчәктә дә алга куйган бурычларны зур төгәллек белән үтәвегезгә ышанабыз. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, хезмәтегезгә җаваплы карашыгыз һәм үз эшегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Сәламәт булыгыз, яңа хезмәт үрләре яуларга язсын сезгә, Әгерҗе тимерьюлчылары!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев