Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тозакка эләкмәгез

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда хөрмәтле өлкәннәребезне алдалап, аларның үлемтеккә дип бөртекләп җыйган акчаларын, мал-мөлкәтләрен чәлдереп табан ялтыратучылар янәдән үз кәсепләренә керешергә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәрне алдан кисәтеп куябыз", - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов. Җиңү көне якынлашканда мошенниклар, гадәттә, бер ысулга таянып эш итәләр. Алар социаль...

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда хөрмәтле өлкәннәребезне алдалап, аларның үлемтеккә дип бөртекләп җыйган акчаларын, мал-мөлкәтләрен чәлдереп табан ялтыратучылар янәдән үз кәсепләренә керешергә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәрне алдан кисәтеп куябыз", - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов.
 
Җиңү көне якынлашканда мошенниклар, гадәттә, бер ысулга таянып эш итәләр. Алар социаль хезмәткәр йә район хакимияте хезмәткәре дип таныштырып, матур гына сөйләшеп, әби-бабайларның хәл-әхвәлен белешеп, тәмле телләре белән өлкәннәрнең ышанычын яулап, пенсионерның өенә, фатирына үтеп керәләр. Социаль яклау идарәсеннән, район хакимиятеннән бүләк, өстәмә түләү, көндәлек кирәк-ярак китердек дип, ветеранның акчасын кайда саклавын ачыклыйлар. Шунда ук әби-бабайның игътибарын башкага юнәлтеп, акчаны үз кесәләренә шудыралар да бик тиз генә таю ягын карыйлар. Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда мондый мәкерле план корып йөрүчеләр кармагына эләгә күрмәгез, хөрмәтле ветераннар.
Сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Хөкүмәте әзерләгән күчтәнәчләрне тапшыру кампаниясенең кайчан башланачагы турында газета аша хәбәр итәрбез. Сугыш ветераннарына - 7 мең, тыл ветераннарына 3 мең сум бер тапкыр биреләчәк бәйрәм акчасын да пенсиягез белән бергә алачаксыз. Шуңа күрә мошенникларның башка төрле кызыксындыру чараларына ышана күрмәгез, ишекләрегезне ачмагыз, кадерле әби-бабайларыбыз.
Аларның балалары, оныклары, туганнарына да мөрәҗәгать итәбез: өлкәннәрне бу турыда ныгытып кисәтеп куегыз. Бәйрәм алдыннан мошенниклар кармагына эләгеп, кәефләре бозылып, сәламәтлекләре какшый күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев