Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган мәктәпләренә булыштылар

Татарстанда "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе игълан ителү турында хәбәр иткән идек инде. Районыбыздагы предприятие, оешма җитәкчеләре арасында әлеге хәйрия акциясенә беренчеләрдән булып кушылып, үзләре белем алган мәктәпләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итүче җитәкчеләр бар инде. Менә алар: Сәләхиев Фирдәвес - агрофирманың IV филиалы директоры, Кодаш мәктәп-бакчасына һәм Иж-Бубый мәктәбенә төзелеш материаллары....

Татарстанда "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе игълан ителү турында хәбәр иткән идек инде.
Районыбыздагы предприятие, оешма җитәкчеләре арасында әлеге хәйрия акциясенә беренчеләрдән булып кушылып, үзләре белем алган мәктәпләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итүче җитәкчеләр бар инде. Менә алар:

Сәләхиев Фирдәвес - агрофирманың IV филиалы директоры, Кодаш мәктәп-бакчасына һәм Иж-Бубый мәктәбенә төзелеш материаллары.
Симонович Елена - эшмәкәр, 3нче шәһәр мәктәбенә принтер;
Кәрәмиев Ильяс - агрофирманың II филиалы директоры, Яңавыл мәктәп-бакчасына тузан суырткыч;
Ямалиев Илфат - "ЖилЭнергоСервис" ширкәте директоры, Исәнбай мәктәбенә оргтехника һәм спорт инвентаре;
Акатов Фирдәвес - "ГорЖилСервис" ширкәте баш инженеры, 1нче гимназия ашханәсенә савыт-саба;
Заһретдинов Ирек - "Татнефть"нең Әгерҗе филиалы директоры, Девәтернә мәктәбенә ягулык-майлау материаллары.
"Туган мәктәбеңә булыш" акциясендә җитәкчеләрдән, эшмәкәрләрдән тыш һәркем катнаша ала. Белем алган мәктәпләребез ярдәмгә бик тә мохтаҗ. Әйдә, син дә кушыл, якташ, хәйрия акциясенә. 1 сентябрь - Белем көнендә тантаналы линейкада укытучыларыбыз "элекке укучыларыбыз туган мәктәпләренә ярдәм иттеләр" дип горурланып әйтерлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев