Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган якка Сабан туе атлый

Бу ялларда авылларда һәм Әгерҗедә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләячәк. 5 июньдә, ягъни җомга көн Кодаш, Күләгәш, Яңа Бәзәкә, Салагышта узачак бәйрәмне оештыручылар авылдашларын, кунакларны бәйрәмгә көтеп калалар. - Салагышта Сабантуйны бик зурлап, күңелле итеп уздырачакбыз. Бәйрәмне "Мунча ташы" артистлары кыздырачак. Милли көрәш бәйгесен балалар һәм зурлар арасында икешәр...

Бу ялларда авылларда һәм Әгерҗедә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләячәк.
 
5 июньдә, ягъни җомга көн Кодаш, Күләгәш, Яңа Бәзәкә, Салагышта узачак бәйрәмне оештыручылар авылдашларын, кунакларны бәйрәмгә көтеп калалар.
- Салагышта Сабантуйны бик зурлап, күңелле итеп уздырачакбыз. Бәйрәмне "Мунча ташы" артистлары кыздырачак. Милли көрәш бәйгесен балалар һәм зурлар арасында икешәр үлчәү категориясендә үткәрәбез. Кичке Сабан туен Ижаудан Ләйсән Гыйльметдинова җитәкчелегендәге иҗат төркеме һәм үзебезнең җырчы "сандугачыбыз" Илназ Фазлыев алып барачак.
6 июньдә милли бәйрәм калган авыл җирлекләрендә, 7сендә Әгерҗедә узачак.
Сабан туе - туганнар, сыйныфташлар, дуслар белән очрашу урыны ул. Бәйрәмчә бизәлгән ямь-яшел аланда төрле бәйгеләрдә, уеннарда үзеңне сыный, сәхнә осталыгыңны күрсәтә аласың. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән батырларга да мәйданда хөрмәт зур булачак. Уен-көлке, җыр-бию бер генә минутка да тынып тормаячак.
Әйдәгез, туган төбәгебездә узучы милли бәйрәмебездә рәхәтләнеп күңел ачыйк, аны онытылмаслык итеп уздырыйк.
ххх
Әгерҗедә узачак район Сабан туе программасы белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев