Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Уеннан” - уймак

1 августта кичен газ-эксплуатация хезмәтенә Гоголь урамындагы 2нче йортта яшәүчеләрдән "газ юк" дигән хәбәр алына. Газовиклар шунда ук әлеге фатирга юл тоталар. Тикшерү барышында шул ачыклана: фатир хуҗасы үзе газ колонкасы куйган һәм аны ялгаганда суүткәргеч торбаны газүткәргечнекенә тоташтырып бик зур ялгышлык җибәргән. Нәтиҗәдә, әлеге йорт фатирларындагы, Гоголь урамындагы 2,...

1 августта кичен газ-эксплуатация хезмәтенә Гоголь урамындагы 2нче йортта яшәүчеләрдән "газ юк" дигән хәбәр алына.
Газовиклар шунда ук әлеге фатирга юл тоталар. Тикшерү барышында шул ачыклана: фатир хуҗасы үзе газ колонкасы куйган һәм аны ялгаганда суүткәргеч торбаны газүткәргечнекенә тоташтырып бик зур ялгышлык җибәргән. Нәтиҗәдә, әлеге йорт фатирларындагы, Гоголь урамындагы 2, 4нче йортларның алгы якларындагы һәм җир астыннан үтә торган газүткәргечләр су белән тула. Төзекләндерү эшләре алып барганда 5 йортта көнозынына газны вакытлыча сүндереп торырга туры килде.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Газ-эксплуатация хезмәте кисәтә: газ плитәләре, колонкалар алган очракта аларны үзегез ялгамагыз, безнең хезмәткә мөрәҗәгать итегез. Сезнең бер ялгышлык аркасында күпме кеше зыян күрергә, хәтта тормышына куркыныч янарга мөмкин булуын онытмагыз. Әнә шулай, "уеннан" уймак чыгарып, соңыннан зур күләмдә штраф та түләргә туры киләчәк.
Рифат МӨСТӘХИМОВ,
газ-эксплуатация хезмәтенең өлкән мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев