Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үлем белән кайда сәүдә итәләр?

19-29 март көннәрендә наркотикларга каршы марафон кысаларында узучы Бөтенрәсәй акциясе "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" дип атала. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота....

19-29 март көннәрендә наркотикларга каршы марафон кысаларында узучы Бөтенрәсәй акциясе "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" дип атала.

Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез наркотик белән сәүдә итүче нокталарны беләсез яки наркотикка бәйлеләрне дәвалау буенча квалификацияле ярдәмгә мохтаҗ икәнсез түбәндәге ышаныч телефоннарына шалтырата аласыз:

Район үзәк хастаханәсе (нарколог) - 22694

Яшьләр сәясәте бүлеге - 21788

Спорт һәм туризм бүлеге - 23421

Социаль яклау идарәсе - 25333

Район мәгариф бүлеге - 25117

РФ Эчке Эчке эшләр министрлыгының ТР Әгерҗе районы буенча бүлеге - 21700.

Әлеге телефоннарга эш көннәрендә сәгать 9дан 5кә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Полициянең кизү бүлегенә 21232, 89625799474 телефоннарына атнаның һәр көнендә тәүлек буе шалтыратырга була.

Һәр очракта да сезнең шалтырату сер итеп саклана. Җәмгыятьтә наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев