Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңышлы старт

Казанда IT-паркта "Россиянең яшь эшмәкәре-2012" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Анда Әгерҗе эшмәкәре Илнур Мөстәхимов та катнашып, "Уңышлы старт" номинациясендә II урын алды һәм Дипломга лаек булды. Быелгы бәйге "Уңышлы старт", "Социаль җаваплылыктагы бизнес", "Инновацияле бизнес", "Студентлар бизнесы" номинацияләрендә үткәрелгән. Аның республика этабына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Әлмәт...

Казанда IT-паркта "Россиянең яшь эшмәкәре-2012" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Анда Әгерҗе эшмәкәре Илнур Мөстәхимов та катнашып, "Уңышлы старт" номинациясендә II урын алды һәм Дипломга лаек булды.
Быелгы бәйге "Уңышлы старт", "Социаль җаваплылыктагы бизнес", "Инновацияле бизнес", "Студентлар бизнесы" номинацияләрендә үткәрелгән. Аның республика этабына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 50дән артык яшь эшмәкәрнең проекты узган.
"Без "Уңышлы старт" номинациясен сайладык һәм шуның буенча слайд-шоу хәзерләдек. Әлеге слайдлар аша кайсы юнәлештә эшләвебезне һәм кыска гына арада нәрсәгә ирешүебезне күрсәтергә тырыштык. Эшебезне мәртәбәле жюри каршында якларга да туры килде", - ди Илнур.
Әлегә I урын булмаса да, мондый мәртәбәле бәйгедә катнашуына бик канәгать яшь эшмәкәр. "Башка эшмәкәрләр белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик файдалы булды. Чаллыдан төрле юнәлештә эшләүче бизнесменнар белән сөйләшү генә дә күпме файдалы мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирде. Мондый бәйгеләр алга таба үсәр өчен дә бик яхшы этәргеч икән", - ди Илнур. Әлеге бәйгедән яңа планнар белән кайтуын да җиткерде ул. Тик әлегә хыяллары сер булып кала. Ә без Мөстәхимовларга шушы планнарының тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев