Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа елга – сездән теләк

Яңа елга аяк басарга, Ат елы белән хушлашырга санаулы гына көннәр калып бара. Ә киләсе елга безне көнчыгыш календаре буенча Кәҗә (кайберәүләр аны Сарык дип тә йөртәләр) елы көтә. Декабрь - бәйрәм мәшәкатьләре белән уза торган ай ул. Яңа елга кием-салым алу дисеңме, чыршы бизәү, бүләк әзерләүме, бала-чагага костюмнар тегүме...

Яңа елга аяк басарга, Ат елы белән хушлашырга санаулы гына көннәр калып бара. Ә киләсе елга безне көнчыгыш календаре буенча Кәҗә (кайберәүләр аны Сарык дип тә йөртәләр) елы көтә.
Декабрь - бәйрәм мәшәкатьләре белән уза торган ай ул. Яңа елга кием-салым алу дисеңме, чыршы бизәү, бүләк әзерләүме, бала-чагага костюмнар тегүме - болар барысы да күңелле һәм кызыклы мәшәкатьләр. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да Яңа елга багышлап бәйге игълан итә.
Кәҗә һәм сарык парлашып
Быел киләләр безгә...
Әлеге шигырь юлларын дәвам итеп, бәйрәм алдыннан үзегезнең хис-кичерешләрне, Яңа елга, газетабызга теләкләрегезне, әйтәсе килгән фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерсәгез иде. Әлбәттә, шигырьдә Яңа ел, Кыш бабай кебек бәйрәм белән бәйле сүзләр булу да мөһим. Шигырьләрне 25 декабрьгә кадәр Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8нче йортка яки agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллый аласыз. 22962 телефонына шалтыратып та әйтергә була.
Иң матур, кызыклы шигырь авторларын редакциянең бүләкләре көтә.
ххх
"ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ"

Райондагы аграр яшьләр берләшмәсе "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы белән берлектә 10-20 декабрьдә 6-12 яшьлек балалар арасында "ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ" дигән бәйге игълан итә.
Ул түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
"ЧЫРШЫ ЯНЫНДА КУНАКТА" - шигырь бәйгесе;
"ЯҢА ЕЛ УРМАНЫ - МОГҖИЗАЛАР УРЫНЫ" - рәсемнәр бәйгесе;
"ЯҢА ЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ" - кардан сыннар ясап фотосурәткә төшереп җибәрергә кирәк.
Иң матур эшләр газета битләрендә урын алачак һәм аларның авторларына аграр яшьләр берләшмәсе Яңа ел бүләкләре әзерли. Бәйгегә йомгак 22 декабрьдә ясала. Иҗат җимешләрегезне Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8нче йортка яки agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев