Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ял паркында – Яшьләр көне

28 июньдә кичке сәгать 4тә районыбыз яшьләрен, кунакларны шәһәребездәге "Имәнлек" ял паркына Яшьләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә бергәләп күңел ачарга чакырабыз. Бәйрәм кичке сәгать 4тә башлана. Сез Ижауның "Ленивый торжок" тарихи реконструкция үзәге хезмәткәрләре белән төрле тарихи геройларның киемнәренә киенеп, шул чорларга кайткандай булырсыз. Паркта сезне төрле кызыклы ярышлар, КВНның...

28 июньдә кичке сәгать 4тә районыбыз яшьләрен, кунакларны шәһәребездәге "Имәнлек" ял паркына Яшьләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә бергәләп күңел ачарга чакырабыз.
Бәйрәм кичке сәгать 4тә башлана. Сез Ижауның "Ленивый торжок" тарихи реконструкция үзәге хезмәткәрләре белән төрле тарихи геройларның киемнәренә киенеп, шул чорларга кайткандай булырсыз.
Паркта сезне төрле кызыклы ярышлар, КВНның җәйге кубогы уеннары көтә.
Кичке сәгать 8дә районыбыз яшьләрен Валерий Макаров, яшьләр бүлеге тәбрикли. Актив яшьләргә Рәхмәт хатлары, 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче паспортларын тантаналы шартларда тапшырачаклар.
Аннан соң бәйрәм кунакларын сәхнә осталары сәламли.
Кичке сәгать 9дан 11гә кадәр - дискотека.
Яшьләр бәйрәмендә актив булыгыз, дусларыгыз, яшьтәшләрегез белән баскан җирдә ут уйнатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев