Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Йолдызлык“ – Әгерҗедә

Бүген Әгерҗе Мәдәният сараена "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең зона турына Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 500дән артык сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләр җыелды. - Без шундый яшь талантлы сәхнә осталарын Әгерҗе җирлегендә күрүебезгә бик шат. Нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә дуслык, татулык, киң күңеллелек кебек матур сыйфатларга нигез салына. Ә бу - үсеп...

Бүген Әгерҗе Мәдәният сараена "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең зона турына Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 500дән артык сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләр җыелды.
- Без шундый яшь талантлы сәхнә осталарын Әгерҗе җирлегендә күрүебезгә бик шат. Нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә дуслык, татулык, киң күңеллелек кебек матур сыйфатларга нигез салына. Ә бу - үсеп килүче буын өчен бик тә мөһим. Мин сезнең һәркайсыгызга зур уңышлар телим, - дип сәламләде кунакларны район башлыгы Валерий Макаров.
- Әгерҗедә фестивальнең 15нче юбилей туры уза. Шуңа биредәге йолдызчыкларның башкаларыннан яктырак яначагына өметебез зур. Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануы. Мин ышанам: бүген сәхнәдә нәни йолдызчыклар чыгыш ясаганда, туган илебез азатлыгы өчен башын салган бабайларыбыз аларны күктән күзәтеп, рухлары сөенер, - диде жюри рәисе, фестивальнең продюсеры Дмитрий Туманов.
Аннан чыгышлар башланып китте. Һәр чыгышны жюри әгъзаләре "иләк"тән уздырдылар. Жюри әгъзаләре дә кемнәр бит әле: фестивальнең генераль продюсеры Дмиртий Туманов, ТРның халык артисты, танылган хореограф Раилә Гарипова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һ.б.лар.
Бераздан фестивальгә Дмитрий Туманов чакыруы буенча Мәскәүдән танылган режиссер Владимир Аносов килеп төште.
Беренчеләрдән булып жюри алдында "имтихан"ны хореография төркемнәре тотты. Аларның чыгышлары тәмамланганнан соң, Раилә Гарипова бию төркемнәре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл уздырды. Ул һәр бию коллективының чыгышына анализ ясап, эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде. Әгерҗе балаларының чыгышларын мактап үтте.
Сайлап алу туры әле иртәгә төшкә кадәр дәвам итә. Аннан шимбә көнне, 14 мартта, кичке сәгать 5тә Район мәдәният сараенда иң матур чыгышлардан төзелгән гала концерт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев