Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзара салымны түли башлыйбыз

Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды һәм 18 яше тулган граҗданнардан үзара салым җыю башланды. Авыл җирлекләрендә салым акчасын авыл җирлеге Советына тапшыралар. Ә әгерҗедә яшәүчеләр һәр кешедән алынырга итешле 200 сумны бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) кассасына тапшыра алалар: Әгерҗе, К. Маркс урамы, 74(финанс-бюдҗет палатасы...

Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды һәм 18 яше тулган граҗданнардан үзара салым җыю башланды.
 
Авыл җирлекләрендә салым акчасын авыл җирлеге Советына тапшыралар. Ә әгерҗедә яшәүчеләр һәр кешедән алынырга итешле 200 сумны бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) кассасына тапшыра алалар: Әгерҗе, К. Маркс урамы, 74(финанс-бюдҗет палатасы бинасының беренче катында. Үзара салымны Әгерҗе шәһәре хакимятенә дә тапшырырга мөмкин.: Әгерҗе, Гагарин урамы, 13, 7нче кабинет. Белешмәләр өчен телефон 22955, 24242, 22868.
 
Сүз уңаеннан. "Әгерҗе хәбәрләре" коллективында эшләүче хезмәткәрләр үзләре һәм гаилә әгъзалары өчен үзара салымны җыеп, бу атнада шәһәр хакимиятенә тапшырдылар инде.Без биргән 2600 сумга Хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып бирәчәк һәм Әгерҗене төзекләндерүгә редакциядән барлыгы 13 мең сум акча керәчәк дигән сүз. Тамчылардан күл җыела диләр бит. Шәһәребездәге барлык хезмәт коллективларын, 18 яше тулган граҗданнарны, сиксән яшькә кадәр булган пенсионерларны оператив төстә үзара салымны түләргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев