Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алинә – Әгерҗенең иң нәни принцессасы

1 июнь - Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда "Мини-мисс" бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты. Алар визитка, иҗади конкурста сыналдылар һәм бал күлмәкләре белән сәхнәдә йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма...

1 июнь - Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда "Мини-мисс" бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты.
Алар визитка, иҗади конкурста сыналдылар һәм бал күлмәкләре белән сәхнәдә йөрү осталыкларын күрсәттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бәйгенең җиңүчесен игълан иткәч зал көчле алкышларга күмелде. Мәктәптән тыш эшләр үзәген яклап чыгыш ясаган Алинә Сабирҗанова "Мини-мисс-2013" исеменә лаек булды. Аңа кыйммәтле бүләк тапшырдылар һәм таҗ кигезделәр. Шушы ук үзәктән Дарья Мусина - "Вице-мисс", 1нче гимназиядән Алинә Колчина - I принцесса, 3нче мәктәптән Ева Зернова II принцесса булдылар.
Римма Ринатовна барлык балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга бәхетле балачак, матур киләчәк теләде. Ә бәйге җиңүчеләренә һәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев