Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистарыныйк

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеаайлыгы башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә торак пунктларны, үзебез яшәгән, эшләгән территорияләрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү турында карар кабул итте. Районда чистарту икеайлыгын оешкан төстә үткәрү өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендә оператив...

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеаайлыгы башланды.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә торак пунктларны, үзебез яшәгән, эшләгән территорияләрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү турында карар кабул итте. Районда чистарту икеайлыгын оешкан төстә үткәрү өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды. Әлеге эшче төркем Әгерҗенең һәм авыл җирлекләренең санитар-экологик хәлен яхшырту буенча план төзеде.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Санитар чистарту икеайлыгы барышында үзебез яшәгән урамны, капка төпләрен, ишегалларын, эшләгән һәм хезмәт коллективларына билгеләнгән территорияләрне кышкы пычрактан чистартуда һәрберебез актив катнашыйк! Туган шәһәребез һәм авылларыбызның чисталыгы - үзебезнең кулларда. Икеайлык барышында һәр көн чистарту өмәсе булырга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена туган төбәгебезне ялт иттереп куйыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев