Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне уза

Бүген, 13 сентябрьдә,Татарстанның барлык районнарында кебек үк, Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә үк үз ишекләрен ачты. Сайлау кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк. - Сайлаучылар иртәнге сәгатьләрдән үк бик актив. Кәефләре бик тә күтәренке, - ди 475нче санлы "Биектау" сайлау участогы рәисе Гөлнур Красильникова. Сайлаучылар...

Бүген, 13 сентябрьдә,Татарстанның барлык районнарында кебек үк, Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә үк үз ишекләрен ачты. Сайлау кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.
 
- Сайлаучылар иртәнге сәгатьләрдән үк бик актив. Кәефләре бик тә күтәренке, - ди 475нче санлы "Биектау" сайлау участогы рәисе Гөлнур Красильникова. Сайлаучылар өчен бәйрәм табыны оештырылган, һәркемне кайнар коймак белән чәй эчерәләр.
- Җәмәгатем Виктор белән икебез дә сайлауга сөенә-сөенә килдек. Тормышыбыз яхшы, алга таба да шундый тотрлыклылык булсын иде, - ди Фәридә Сабитова. Әлфрид-Алсу Абзалиевлар да "сайлау көнен көтеп алдык" диләр.
 
- Гражданлык бурычыбызны да үтәдек, илебезнең киләчәген дә сайладык. Сайлауларга килми калуны без күз алдына да китермибез. Татарстанда яшәп, тормыш шартларыннан канәгать булган хәлдә, ничек үз тавышыңны бирмисең инде, - ди Әлфрид.
- Иртәнге сәгатьләрдән үк халык активлыгы сизелә, биектаулылар сайлауны көтеп алган, - ди сайлау барышын күзәтеп торучы Финәрис Гәрәев та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев