Бүген Чапаев урамы 3нче йорт һәм II Гагарин тыкрыгы 1нче йорт янында Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларын ачу тантанасы булды.
Район башлыгы Валерий Макаров әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрне һәм балаларны тәбрикләп, үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды. Әлеге мәйданчыкларны кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкаруда...
Бүген Чапаев урамы 3нче йорт һәм II Гагарин тыкрыгы 1нче йорт янында Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларын ачу тантанасы булды.
Район башлыгы Валерий Макаров әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрне һәм балаларны тәбрикләп, үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды. Әлеге мәйданчыкларны кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкаруда зур көч куйган "Мир-Строй" ширкәте директоры Али Ибраһимов символик ачкычны шушы йортларда яшәүче Илья Герасимов һәм Анастасия Чикуровага тапшырды. Ә балалар, үз чиратларында, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Балалар рәхәтләнеп атынгычта атындылар, спорт корылмаларында шөгыльләнеп күрсәттеләр. Бу көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте яшьләре балаларга шарлар бүләк иттеләр. «We Dance» коллективы дәртле биюләрен башкардылар.
II Гагарин тыкрыгы 1нче йортта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре Наталья Мөхәммәтҗанова һәм Гөлназ Җиһангәрәева уздырган уеннарда балалар җитезлектә һәм осталыкта сыналдылар.
Гомумән, Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча быел районда өч спорт мәйданчыгы булачак. Аның өченчесе Исәнбайда Белем көнендә ачыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев