Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа даруханә ачылды

"Эссен" кибете бинасында яңа даруханә ачылу әлеге микрорайонда гомер кичерүчеләр өчен бик сөенечле вакыйга булды. "Якын-тирәдә даруханәләр булмаганлыктан, үзәккә йөрергә туры килә иде. Инде хәзер аптека якында гына булачак", - диделәр алар мондый пунктка биредә ихтыяҗ зур булуына ишарәләп. Әлеге даруханәнең хуҗабикәсе - инде моңа кадәр Тирсә, Кырынды авылларында, Әгерҗе...

"Эссен" кибете бинасында яңа даруханә ачылу әлеге микрорайонда гомер кичерүчеләр өчен бик сөенечле вакыйга булды.

"Якын-тирәдә даруханәләр булмаганлыктан, үзәккә йөрергә туры килә иде. Инде хәзер аптека якында гына булачак", - диделәр алар мондый пунктка биредә ихтыяҗ зур булуына ишарәләп.
Әлеге даруханәнең хуҗабикәсе - инде моңа кадәр Тирсә, Кырынды авылларында, Әгерҗе вокзалында даруханәр ачкан Эльвира Кадыйрованың да фикере аларныкы белән тәңгәл килә. "Бу микрорайнда даруханә ачу турында күптән хыяллана идем. Ниһаять, хыялым тормышка аша", - дип сөенә ул.
Өй туе белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов, район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Магомедэмин Аюбов аптека киштәләрендә кирәкле даруларның һәрчак булуын теләделәр. Әлеге даруханә иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр ялларсыз эшли. Пенсионерларга һәм күп бала тәрбияләүчеләргә ташламалар да каралган.
Даруханә хезмәткәрләре инде беренче көннән үк сезгә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә әзер. Шуңа күрә "Эссен"дагы апткага рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев