Хөрмәтле тимерьюлчылар, корыч магистраль ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне.
Шәһәребез язмышы тимер юл белән тыгыз бәйләнгән. Әгерҗе - иң зур тимер юл челтәре ул. Дүрт меңнән артык шәһәрдәшебез тимер юл предприятиеләрендә хезмәт куя. Алар шәһәр икътисадына, аның үсешенә гаять зур өлеш кертәләр.
Тимерьюлчыларның хезмәте төгәл расписаниегә бәйле. Сез һәрвакыт...
Хөрмәтле тимерьюлчылар, корыч магистраль ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне.
Шәһәребез язмышы тимер юл белән тыгыз бәйләнгән. Әгерҗе - иң зур тимер юл челтәре ул. Дүрт меңнән артык шәһәрдәшебез тимер юл предприятиеләрендә хезмәт куя. Алар шәһәр икътисадына, аның үсешенә гаять зур өлеш кертәләр.
Тимерьюлчыларның хезмәте төгәл расписаниегә бәйле. Сез һәрвакыт - төнлә дә, көндез дә, ял-бәйрәмнәрдә дә хезмәт вахтасында. Киләчәктә дә алга куйган бурычларны зур төгәллек белән үтәвегезгә ышанабыз. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, хезмәтегезгә җаваплы карашыгыз һәм үз эшегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Сәламәт булыгыз, яңа хезмәт үрләре яуларга язсын сезгә, Әгерҗе тимерьюлчылары!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев