Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзүчеләр өчен кызу чор

Шимбә көнне ТРның Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, сугыш ветераннарының тол хатыннарын фатир белән тәэмин итү, гражданнарны хәрабә хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләләре буенча чираттагы утырыш узды. Аны премьер-министр Илдар Халиков алып барды. 5 ай нәтиҗәләре буенча 23 муниципаль берәмлек торак төзелеше планын 40%ка үтәгән. Республикада ветераннар өчен йорт төзү...

Шимбә көнне ТРның Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, сугыш ветераннарының тол хатыннарын фатир белән тәэмин итү, гражданнарны хәрабә хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләләре буенча чираттагы утырыш узды.
Аны премьер-министр Илдар Халиков алып барды. 5 ай нәтиҗәләре буенча 23 муниципаль берәмлек торак төзелеше планын 40%ка үтәгән. Республикада ветераннар өчен йорт төзү эше дәвам итә. Өч район гражданнарны хәрабә хәлендәге йортлардан күчерү программасында катнаша, бу исемлектә безнең район да бар. Якын көннәрдә әлеге программа нигезендә Әгерҗедә 22 гаиләгә исәпләнгән яңа йорт төзелә башлаячак.
Илдар Шәфкатович төзелеш мәйданнарында хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген тагын бер кат искәртте. "Чиста төзелеш" акциясе дәвам итәргә тиеш", - дип кисәтте ул.
Видеоконференциядән соң райондагы төзелеш эшләре турында фикер алышу булды. Капиталь ремонт программасына кертелгән биш мәктәп - хакимиятнең ныклы контролендә. Хәзерге вакытта Варкләд-Бодьяда яңа клуб төзелә. СМП эшчеләре 2нче шәһәр мәктәбендә ишекләрне алыштырачаклар. Ветераннарны яңа фатирларга күчерү эше дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев