Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Активлык арта

11 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында "Ачык Татарстан" проектына багышланган видеобрифинг узды. Хәзерге вакытта халыкка 131 электрон интерактив хезмәт күрсәтелә. Халык алардан актив файдалана. ТРның информатизация һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина билгеләп үткәнчә, быел халыкның активлыгы ике тапкыр арткан. Хәзерге вакытта "Халык контроле" системасы аеруча популяр. Халык күбрәк "Юлларның торышы",...

11 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында "Ачык Татарстан" проектына багышланган видеобрифинг узды.
Хәзерге вакытта халыкка 131 электрон интерактив хезмәт күрсәтелә. Халык алардан актив файдалана. ТРның информатизация һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина билгеләп үткәнчә, быел халыкның активлыгы ике тапкыр арткан.
Хәзерге вакытта "Халык контроле" системасы аеруча популяр. Халык күбрәк "Юлларның торышы", "Юл хәрәкәтен оештыру", "Территорияне тәртиптә тоту" кебек категорияләргә еш мөрәҗәгать итә. Әлеге система халыкка үзен кызыксындырган проблема буенча заявка бирергә дә, башкалаларның заявкасына теләктәшлек белдерергә дә, проблемалар чишелешенең сыйфатын бәяләргә дә мөмкинлек бирә.
"Ачык Татарстан" проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан соң гражданнарны аеруча еш борчыган проблемаларны чишүгә юл ачылды.
Әнисә Гайнуллина әле күптән түгел генә пәйда булган яңа хезмәтләргә дә тукталды. Алар белән ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша танышырга була: uslugi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев