Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Боз астына машина китте

Дүшәмбе көн көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Кама елгасында өч балыкчы утырган УАЗ машинасы боз астына киткән. Удмуртиянең Кыяс районыннан килгән балыкчылар Салагыш янындагы ярдан 1,5 чакрым бозга керәләр. Һәм боз ярылып китеп машина белән бергә су астына китәләр. Ярый әле бәхеткә, исән калалар. Бер-берсен коткарып чыккан балыкчылар тизрәк ашыгыч ярдәм...

Дүшәмбе көн көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Кама елгасында өч балыкчы утырган УАЗ машинасы боз астына киткән.
Удмуртиянең Кыяс районыннан килгән балыкчылар Салагыш янындагы ярдан 1,5 чакрым бозга керәләр. Һәм боз ярылып китеп машина белән бергә су астына китәләр. Ярый әле бәхеткә, исән калалар. Бер-берсен коткарып чыккан балыкчылар тизрәк ашыгыч ярдәм чакырталар. Красный бор участок хастаханәсеннән килгән шофер Николай Прокошев, фельдшер Әлфия Нехорошкова туңган ир-егетләргә беренче медицина ярдәме күрсәтәләр. Участок вәкиле Айдар Әхмәтшин да һәлакәт булган урында зыян күрүчеләргә ярдәмгә ашыга.
Балыкчылар Красный бор хастаханәсенә озатылалар. Ә кичтән алар өйләренә кайтып китәләр.
Ә менә машиналары су астыннан кайчан чыгарылыр, әлегә билгесез.
"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", диләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп бозга кермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев