Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әниләрне сөендерик

Бу якшәмбедә илебез Әниләр көнен билгеләп үтә. Әйдәгез, аларны сөендерергә ашыгыйк! Читтә яшәгәннәр дә, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, күчтәнәч-бүләкләрен алып әниләрен тәбрикләргә кайтсыннар иде. Алар исән чакта дөньядагы иң газиз, кадерле кешеләребезгә кадер-хөрмәтебез, җылы сүзебезне, назыбызны кызганмыйк. Әниләр - берәү генә һәм алар гына безне һәрчак аңлый белә. Кояшсыз гөлләр чәчәк...

Бу якшәмбедә илебез Әниләр көнен билгеләп үтә.

Әйдәгез, аларны сөендерергә ашыгыйк! Читтә яшәгәннәр дә, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, күчтәнәч-бүләкләрен алып әниләрен тәбрикләргә кайтсыннар иде. Алар исән чакта дөньядагы иң газиз, кадерле кешеләребезгә кадер-хөрмәтебез, җылы сүзебезне, назыбызны кызганмыйк. Әниләр - берәү генә һәм алар гына безне һәрчак аңлый белә. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмаган, мәхәббәттән башка бәхет булмаган кебек анадан башка яшәү дә юк бит. Шуңа күрә бәйрәм көнендә әниләребез тәрәзәгә карап "газиз балам кайтмый микән, әнә, күршенекеләр кайтты бит" дип тилмереп көтмәсеннәр иде. Әниләргә ешрак кайтыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев