29 августта Әгерҗедәге "Орешник"та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла.
Әлеге слет та тәүге юбилеена килеп җитте. Быел аны Әгерҗедә унынчы тапкыр уздырачаклар.
- Алдагы слетлар бик күңелле уза иде. Иртәдән кичкә кадәр командалар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар, табигать кочагында тәмле ризыклар әзерлиләр, җыр-биюгә осталыкларын...
29 августта Әгерҗедәге "Орешник"та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла.
Әлеге слет та тәүге юбилеена килеп җитте. Быел аны Әгерҗедә унынчы тапкыр уздырачаклар.
- Алдагы слетлар бик күңелле уза иде. Иртәдән кичкә кадәр командалар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар, табигать кочагында тәмле ризыклар әзерлиләр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтәләр. Быел слетта ГТО нормаларын тапшыруны да кертергә планлаштырабыз, - ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Программада:
Сәгать 11дә - слетны ачу, "Визитка" конкурсы;
Сәгать 12дә - туристик маршрут буенча биремнәрне үтәү;
Сәгать 1дә - пешекчеләр бәйгесе;
14.30 сәгатьтә - волейбол, футбол, гер ыргыту, эстафета;
16 сәгатьтә - аркан ыргыту;
16.30 сәгатьтә - туристик җыр;
17 сәгатьтә - слет җиңүчеләрен бүләкләү.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев